134просмотров
62.9%от подписчиков
8 марта 2026 г.
Score: 147
🎤 Түбән Кама шәһәрендәге Чирмешән якташлар оешмасы каршындагы «Бәхет» ансамбленең чираттагы концерты узды. 🎶 Талантлы коллектив үзенең яңа концерт программасы белән «Шифалы» һәм «Милосердие» (Шәфкатьлелек) үзәкләрендә чыгыш ясады. ✨ Ансамбльнең кызлары һәм егетләре — Җәмил Шәйхетдинов, Рәхимә Газизова, Миләүшә Рәхимова, Ильсияр Минегулов, Галина Еремеева, Рита Французова, Лариса Матюшина, Ринат Мустафин , баянчы егетебез Ильяс Бикбаев, тамашачыларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. 🥳❤️ Концерт бик җылы һәм рухи бердәмлек атмосферасында узды. Ансамбльнең матур чыгышы һәркемнең күңеленә үтеп керде: тамашачыларның күзләрендә яшь, ә йөзләрендә елмаю балкыды. 😢➡️😊 Әлеге очрашулар — күңел җылысын таратуның иң гүзәл үрнәге. 💖
134
просмотров
725
символов
Да
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @NKamsk_2024

Все посты канала →