73просмотров
34.3%от подписчиков
19 марта 2026 г.
Score: 80
🌙✨ Кадер кичәләре мөбарәк булсын, изге Рамазан ае! ✨🌙 🤲 Әссәламүгаләйкүм вә рахматуллаһи вә бәракәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләребез! 🤍 Түбән Кама шәһәрендәге «Хәзинә» кафесында бик җылы һәм ихлас ифтар мәҗлесе узды. ☪️💫 Хөрмәтле Райхан хәзрәтнең булышлыгы белән оештырылган бу кичәдә хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре, ураза тотучы дин кардәшләребез чакырулы иде. 🇷🇺❤️ Әлфия Самигулла кызы, Татьяна Александр кызы, Мөнирә, Рамилә ханымнар Нурлыходаһәм Җәрия апалар тарафыннан дин, гаилә, ураза, ифтар, фитыр, сәдака, үзара мөнәсәбәтләр һәм Аллаһка якынаю турында сөйләнгән вәгазьләр барыбызның да күңелләрен рухландырды. 📖🤲 Муллыктан ашкан төрле ризыклар белән бизәлгән табын артында 🍽️, без арабыздан киткән әби-бабайларны, әтиләрне һәм кадерле туганнарыбызны искә алып, аларның рухларына Коръән укып, догалар кылдык. 🕯️🕊️ Ифтарда катнашкан һәрберебез укылган догалардан, ишеткән вәгазьләрдән һәм киңәш-табышлардан үзе өчен кирәкле гыйбрәт алды дип ышанабыз. Мондый ифтарлар аеруча саваплы, чөнки алар төрле яктан килгән кешеләрне, танышларны бергә очраштыра, күңелләрне якынайта һәм чын мәгънәсендә җан азыгы булып тора. 💞🌟 Рамазан ае дәвамында шушындый изге, саваплы эшне башкаруда һәм ифтарны оештыруда катнашкан һәркемгә Аллаһының чиксез рәхмәте булсын. 🙏 Биргән сәдакаларыгыз һәм күрсәткән ярдәмегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм! 🤲 Ифтарга килүче һәрбер катнашучы үз күчтәнәче белән килеп, барлык кунакларның күңеленә хуш килде. Чиксез рәхмәтләребез Сезгә, мөселман ханымнар, апалар! 🌷🤍 «Хәзинә» кафесы җитәкчесе, хөрмәтле Василә Әхмәтхан кызына, аш-су әзерләүче апа-сеңелләргә шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтлемен. 👩🍳🍴 Изге эшләрегездә чиксез уңышлар насыйп итсен, Раббым сезгә иман байлыгы бирсен! ✨ Ихтирам белән, Түбән Кама Чирмешән якташлар рәисе Рәхилә Вәлиҗан кызы Корбангалиева ✍️🌸 🕋✨ Пусть будут благословенны ночи Предопределения и священный месяц Рамадан! ✨🕋 🕌 Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху, уважаемые единоверцы! 🤍 В кафе «Хазина» города Нижнекамска прошел очень теплый и душевный ифтар. ☕️🌙 На этот вечер, организованный при содействии уважаемого Райхана хазрата, были приглашены матери наших ребят, участвующих в военной операции, а также соблюдающие пост единоверцы. 🇷🇺❤️ Проповеди, произнесенные Альфией Самигулловной, Татьяной Александровной, Мунирой, Рамилей ханым Нурлыхода и  Зарией на темы религии, семьи, поста, ифтара, фитр-садаки, милостыни, взаимоотношений между людьми и приближения к Аллаху, воодушевили сердца всех присутствующих. 📖🤲 За щедрым столом, изобилующим разнообразными яствами, мы вспоминали ушедших от нас бабушек, дедушек, отцов и дорогих родственников, читали Коран и посвящали молитвы их душам. 🍽️🕯️ Мы верим, что каждый участник ифтара извлек для себя необходимый урок из прочитанных молитв, услышанных проповедей и добрых советов, которыми мы обменя лись. Такие ифтары особенно благодатны, потому что они собирают вместе людей из разных мест, сближают сердца и поистине являются духовной пищей. 💞🕊️ 🤲 Да низойдет безграничная милость Аллаха на каждого, кто участвовал в организации этого благого, угодного Ему дела! От всей души выражаю благодарность за вашу милостыню и оказанную помощь! 🌟 Каждый пришедший на ифтар гость пришел со своим угощением, доставив радость в души всех присутствующих. Наша бесконечная благодарность Вам, мусульманки, наши старшие сестры! 🌷🤍 Выражаю огромную личную благодарность руководителю кафе «Хазина» уважаемой Василе Ахметхановне, а также поварам, готовившим угощения. 👩🍳🍴 Пусть Всевышний дарует вам бесконечные успехи в ваших благих делах, укрепит вашу веру! 🤲✨ С уважением, Председатель Землячества Черемшана в городе Нижнекамск Рахиля Вализяновна Курбангалиева ✍️🌸
73
просмотров
3719
символов
Да
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @NKamsk_2024

Все посты канала →
🌙✨ Кадер кичәләре мөбарәк булсын, изге Рамазан ае! ✨🌙 🤲 Ә — @NKamsk_2024 | PostSniper