212просмотров
13.4%от подписчиков
28 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 233
Әнкарадагы урамга Шәфика Гаспралы исемен биргәннәр Тантаналы чара 27 мартта узган дип хәбәр итә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Шәфика Гаспралы (1886-1975) мәшһүр мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы белән беренче татар хатын-кыз журналисты Бибизөһрә Акчуринаның кызы. Ул 1906-1911 елларда мөслимәләре өчен «Галәме нисван» (Хатыннар галәме) журналын чыгарган, Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында торган. Совет хакимияте урнашкач, балалары белән Төркиягә күченеп китә алган. Анда балалар йортларында хезмәт куйган. «Кызыл ярымай» җәмгыятендә эшләгән. Тәрҗемә белән шөгыльләнгән. Шәфика Гаспралы урамы Әнкараның Пурсаклар районындагы Әмәк бистәсендә урнашкан.
212
просмотров
719
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatarsurasi

Все посты канала →
Әнкарадагы урамга Шәфика Гаспралы исемен биргәннәр Тантаналы — @tatarsurasi | PostSniper