276просмотров
10.3%от подписчиков
26 марта 2026 г.
statsScore: 304
Барыгызга да сәлам! Соңгы 3 айдагы кыска яңалыклар:
1. Сбер Гигачатны яңартты, модельнең татарчасы шактый яхшырды. Аны өйрәтү өчен кулланылган татарча мәгълүматның якынча яртысы - безнең сканланган китапларыбыз. Бу - проектыбызның чын файда китерүенә безнең өчен иң яхшы дәлил. Сканлау дәвам итә: сентябрьдән - инде якынча 100000 бит һәм ~500 китап белән журнал. Кайберләрен монда карап була, ләкин күп кенә материалны әле эшкәртәсе бар.
Битләрнең кырыйларын кисәргә булышасыгыз килсә - монда языгыз.
Сканлауны тизәйтү өчен иң яхшы ысул - сканлаучыларны донат белән хуплау (реквизитлар аста). 2. Грамматик хаталарны билгеләү һәм датасетларның берсендә тәрҗемәне төзәтү дәвам итә, ләкин эш бик тиз бармый. Татар телен яхшы белсәгез, билгеләүгә һәм тәрҗемәне тикшерүгә кушылырга була (түләнә). Төркемнең хәбәрләренә языгыз. 3. Машина тәрҗемәсен бәяләү өчен татар теле дә булган яңа бенчмарк чыкты.
4. Без Common Voice платформасы белән берлектә аудиомәгълүмат җыю буенча конкурс әзерлибез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Проектларны хуплау: РФ | РФ түгел.