Т
ТАТФОРУМ
@tatforum2.7K подп.
256просмотров
9.6%от подписчиков
29 марта 2026 г.
Score: 282
Казанда Кабан күле буендагы талларны вәхшиләрчә һәм бик тиз арада кисеп бетерәләр. Табигый яр буен хәзер ком астында калдыралар. Һәм бу күлебезнең нәкъ Иске татар бистәсе ягы. https://t.me/milliardtatar/21305 Зур шәһәр эчендә, бигрәк тә аның үзәгендә чын табигать почмаклары бик аз калган. Ә Кабан күлененең Иске бистә ягында бетон, асфальтсыз чын яр буе иде. Көянтә алып, текә яр буена төшеп, чиләкләргә су тутырып алырдай урын иде. Хәзер инде ул юк булачак. Проект буенча без ияләшкән Кабан күле образына урын юк. Болай да тарихыбыз, хәтеребез тапталган, ком белән күмелгән… Эхх, бер татар матбугаты да диярлек моның турында язмаган. Эстрада тормышы, вак скандаллар якынрак микән. Яки бик кинәт үзгәрешләр яки Кабан күле, Иске татар бистәсе якын түгел. Сүз уңаеннан, Иске бистәсенең аксакаллары моңа каршы имза жыйганнар.
256
просмотров
829
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @tatforum

Все посты канала →
Казанда Кабан күле буендагы талларны вәхшиләрчә һәм бик тиз — @tatforum | PostSniper