1.1Kпросмотров
38.2%от подписчиков
21 февраля 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 1.2K
21 февраль — Халыкара туган тел көне Халыкара туган тел көне — дөньяда телләр һәм мәдәниятләр төрлелеген саклау кирәклеген искәртү максатыннан 1999 елда ЮНЕСКО тарафыннан булдырылган. 🌎 Бүген дөньяда якынча 7000 тел бар дип санала. Белгечләр фикеренчә, аларның яртысына XXI гасыр ахырына кадәр юкка чыгу куркынычы яный. Һәр берничә атна саен кешелек бер телне югалта. Тел белән бергә уникаль төшенчәләр системасы, терминология, фольклор, дөньяны тасвирлау ысуллары да югала. 📚 Татар теле — төрки телләр арасында иң зурларының берсе, аның бай язма традициясе бар, бу телдә миллионлаган кеше сөйләшә, гәрчә соңгы елларда бу сан кими бара. Әмма, хәтта зур телләр дә үз функцияләрен югалтудан имин түгел: тел көндәлек аралашуда сакланырга мөмкин, ә менә фәндә, технологияләрдә, дигитал мохиттә кысрыклана ала. Телнең киләчәге сөйләшүчеләр саны белән генә түгел, ә шул телдә яңа белем тудыру өлкәләре саны белән билгеләнә. ⚛️ Бүген төп сорау яңача куела: татар теле хәтер теле булып кына калырмы, яисә фән, модельләштерү һәм ясалма интеллект теле дә булырмы? Туган тел көне — телнең символик статусы турында гына түгел, аның кулланылыш даирәсе турында да уйлану көне. Cез бу хакта ни уйлыйсыз? Фикерегезне комментта языгыз. #фәнни_календарь #туган_тел_көне TatSoft | @ipsanrt
1.1K
просмотров
1286
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @ipsanrt

Все посты канала →
21 февраль — Халыкара туган тел көне Халыкара туган тел көне — @ipsanrt | PostSniper