1.1Kпросмотров
36.9%от подписчиков
4 марта 2026 г.
question📷 ФотоScore: 1.2K
Ясалма интеллект кешедән кешелеклерәкме? 🔤🔤 Ясалма интеллект (AI) тормышыбызга торган саен ныграк керә бара. Күпләр аны мәгълүмат чыганагы, хәтта киңәшче итеп куллана. AI нигезендә яткан Зур тел модельләре (LLM) кешеләр язган текстларда өйрәтелә, шуңа күрә аларның җаваплары кешенеке кебек кайгыртучан һәм эмпатик булып тоела. Кайвакыт алар хәтта кешене дә уздырып җибәрә. 🧠 Пенсильвания (АКШ) һәм Торонто (Канада) университетлары галимнәре үткәргән тикшеренү ачыклаганча, кешеләр башка кешеләрдән ярдәм алуны өстен күрсә дә, Ясалма интеллект җавапларын эмпатикрак дип саный. Бу тикшеренү нәтиҗәләре Communications Psychology журналында басылып чыкты. 🔬 Алдарак үткәрелгән икенче бер тикшеренүдә Ясалма интеллектның медицина өлкәсендә җаваплары тикшерелгән иде. Медицина күзлегеннән караганда, алар табиб җавапларыннан сыйфатлырак һәм эмпатикрак булып чыккан. ❓Шулай да, катлаулы очракларда кешеләр кемгә мөрәҗәгать итә: кешегәме әллә Ясалма интеллекткамы? Бу сорауга җавап эзләп галимнәр төрле төркемнәр катнашында дүрт тикшеренү үткәргән. Кешеләргә тормыштан алынган катлаулы реаль ситуацияләр тәкъдим ителгән. 🧑‍⚕️Барлык очракларда диярлек кешеләр реаль кешеләрдән ярдәм алуны өстенрәк күргән, әмма Ясалма интеллект җавапларын алар эмпатикрак дип тапкан. Галимнәр фикеренчә, Ясалма интеллект белгечне алыштыра алмаса да, психик сәламәтлек өлкәсендә кешегә эмоциональ ярдәм күрсәтү өчен файдалы булырга мөмкин. ❓ Ә сез Ясалма интеллектны кулланасызмы? Нинди мәсьәләләрдә кулланасыз? Җавапларына ышанасызмы? ❓ Сез нинди Ясалма интеллект кулланасыз: ChatGPT, Claude, DeepSeek, Gemini, Grok? Сезнеңчә, татар телен кайсысы яхшырак аңлый? Фикерләрегезне комментта языгыз. #ясалма_интеллект TatSoft | @ipsanrt
1.1K
просмотров
1723
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @ipsanrt

Все посты канала →
Ясалма интеллект кешедән кешелеклерәкме? 🔤🔤 Ясалма интелле — @ipsanrt | PostSniper