Ч
Чуашстан татарлары
@nkotatar212.9K подп.
511просмотров
17.4%от подписчиков
29 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 562
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Чувашия Республикасы “Молтранс” җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыяте директоры, Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы Халитов Илдар Зөфәр улы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сөт җитештерү - республикабызның һәр авыл хуҗалыгы җәмгыяте өчен төп керем чыганагы, әмма аның табышлылыгына озакка сузылган тырышлык, даими контроль һәм рациональ хезмәт алымнары аша гына ирешеп була. Кибетләрдә катык, сөт, каймакның нинди генә төрләре юк. Әмма үзебезнең район хуҗалыкларында асралган маллардан җитешетерелгән сөттән дә сыйфатлысы да, тәмлесе дә юктыр мөгаен.     Шыгырдан авылының яшь эшмәкәре, милләттәшебез, Халитов Илдар Зөфәр улы да әлеге кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнә. Илдар 2012 нче елда Чабаксар кооператив институтының икътисад һәм идарә факультетын тәмамлый. 2013 нче елдан сөт эшкәртү, атланмай, сыр җитештерү өлкәсендә эшли. Бүгенге көндә ул - “Молтранс” җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыяте директоры. Оста җитәкче Илдар Халитов уңышлы идарә итә, продукция бөтен Россиягә озатыла, оешма белән хезмәттәшлек итүчеләр саны көннән-көн артып тора. Аның максаты – халыкны сыйфатлы продукт белән тәэмин итү. Илдар - Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы. Ул авылда инициатив проектларны гамәлгә ашырганда һәрвакыт ярдәм кулы суза. Шулай ук СВОда катнашучыларга даими ярдәм күрсәтә. Илдар Зөфәр улын эшчәнлекләрендәге югары үрләре белән котлыйбыз, ирешелгән биеклекләр соңгы нокта булмасын!
511
просмотров
1560
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @nkotatar21

Все посты канала →