493просмотров
16.8%от подписчиков
29 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 542
Әссәләмуаләйкум, милләттәшләр!
Хәерле кич! Соңгы вакытта Telegram эшенең акрынаюы сәбәпле, уңайлылык һәм тотрыклы элемтә булсын өчен без "Чуашстан татарлары" МАХ мессенджерында канал ачкан идек. Көн саен безнең МАХ месенджерындагы Чуашстан татарларына язылучылар арта бара. 2025 елның августында Роскомнадзор Telegram мессенджер аша шалтыратуларны туктатты. 2026 елның 10 февраленнән ведомство Telegram эшен акрынайта башлады. Роскомнадзор Telegramдан «җиргә төшү турындагы законны» (вәкиллек ачу) үтәүне, кулланучылар мәгълүматларын локальләштерүне һәм законсыз контентны бетерүне таләп итә. 1 апрельдән платформа Россиядә тулысынча эшләмәячәк дип көтелә. Шул сәбәпле сезне МАХ мессенджерында төркәлгән булсагыз, һәрберегезне яңа мәйданчыкка язылуыгызны сорыйбыз. Чуашстан татарларының МАX мессенджерындагы каналы:
https://max.ru/id2108003667_biz Рәхим итегез!
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!