695просмотров
23.5%от подписчиков
13 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 765
Дөньяда иң кыска IQ тест. Үзегезне сынап карагыз! 😊 🤔 Ясалма интеллект (AI) тормышыбызга ныграк кергән саен, тора-бара кеше үз интеллектыннан колак какмасмы дигән борчулар да арта. 😇 Бүген без Башваткычлар шәлкемен ачып җибәрәбез һәм сезгә үз интеллектыгызны сынап карарга тәкъдим итәбез. 🧠 Дөньяда иң кыска IQ тест дип танылган бу сынауны Массачусетс технология институты (MIT) профессоры Шейн Фредерик (Shane Frederick) уйлап чыгарган. Ул когнитив сәләт тесты дип атала һәм өч математик биремнән тора. 🎓 Фредерик аны төрле өлкәдә һәм төрле дәрәҗәдә белеме булган өч меңләп кешегә, шул исәптән Йель (Yale) һәм Һарвард (Harvard) университеты студентларына биреп караган. Барлык өч сорауга да дөрес җавапны шуларның ни бары 17 проценты гына тапкан. 🤔 Ягез әле, сез дә чишеп карагыз! Сораулар беренче карашка гади күренсә дә, шундук җавап бирергә ашыкмагыз, башта яхшылап уйлагыз. 1️⃣ 🎾 Теннис ракеткасы һәм теннис тубы икесе бергә 1 доллар 10 цент тора. Ракетка туптан 1 долларга кыйммәтрәк. Туп күпме тора? 2️⃣ 🏭 Тукыма фабрикасында 5 машинага 5 әйбер тегү өчен 5 минут кирәк. 100 машинага 100 әйберне тегү өчен ничә минут кирәк? 3️⃣ 🪷🪷🪷 Күлдә төнбоеклар үсә. Аларның саны көн саен ике тапкырга арта. Күлне тулысынча каплар өчен 48 көн кирәк булса, күлнең яртысын каплар өчен ничә көн кирәк? 👨‍💻 Җавабыгызны комментка языгыз! Соңрак нәтиҗә ясарбыз. Фотода: Шейн Фредерик #IQ_тест #башваткыч TatSoft | @ipsanrt
695
просмотров
1425
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @ipsanrt

Все посты канала →
Дөньяда иң кыска IQ тест. Үзегезне сынап карагыз! 😊 🤔 Ясал — @ipsanrt | PostSniper